Карар 26.01.2023 №92 "2023 елга Арча муниципаль районында балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру турында"

«2019-2025 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү» дәүләт программасын раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 05.03.2019 №158 карары белән расланган «2019-2025 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү» дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 13 декабрендәге 1023 номерлы карарын үтәү йөзеннән һәм 2023 елда мәктәп каникуллары чорында балаларның, яшьләрнең ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыру өчен кирәкле шартлар тудыру, аларны эш белән тәэмин итү максатыннан Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1.Кушымта итеп бирелгән түбәндәгеләрне расларга:

- «2023 елга Арча муниципаль районында балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру» муниципаль программасын (1 нче кушымта);

- Арча муниципаль районында балаларның һәм яшьләренең ялын, аларны сәламәтләндерүне оештыру тәртибен (2 нче кушымта);

- Арча муниципаль районында балаларның һәм яшьләрнең ялын, аларны сәламәтләндерүне оештыру буенча район ведомствоара комиссиясе турында нигезләмәне (алга таба - район ведомствоара комиссиясе) (3 нче кушымта);

- район ведомствоара комиссиясе составын (4 нче кушымта).

2. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәгариф идарәсе» МУнә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән берлектә районның урта һәм төп мәктәпләре базасында көндезге мәктәпкәчә сәламәтләндерү лагерьлары оештырырга, аларда ял итү өчен шартлар тудырырга, Татарстан Республикасы бюджеты, җирле бюджет, ата-аналар акчаларын җәлеп итәргә.

3. Гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә сәфәрләр һәм экскурсияләр вакытында балаларның сәламәтлеген һәм иминлеген саклауга аерым игътибар биреп, лагерьларны вакытында  кадрлар белән тәэмин итәргә.

4. Көндәлек мәктәпкәчә лагерьларны финанслау Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән 3943,4 мең сум, шул исәптән җәйге лагерьларны - 3457,5 мең сум һәм кышкы лагерьларны - 486 мең сум итеп тәэмин итәргә. Шулай ук җирле бюджет хисабына 39,8 мең сум күләмендә, шул исәптән җәйге - 35 мең сум, кышкы - 4,9 мең сум тәэмин итәргә.

5. Җәйге чорда мәктәп яны лагерьларында сменаның дәвамлылыгын 21 көн, ата-аналар акчалары - 616,3 мең сум; кышкы чорда 7 көн, ата-аналар акчалары - 86,6 мең сум тәшкил итүен билгеләргә.

6. Түбәндәгеләрне оештырырга:

- Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 20 кешегә исәпләнгән «Азимут» палаткалы лагере. Лагерьны финанслау Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән 159,1 мең сум, җирле бюджет акчалары исәбеннән 1,6 мең сум һәм ата-аналар акчалары исәбеннән 28,3 мең сум күләмендә гамәлгә ашырырга;

- районның алты гомуми белем бирү мәктәбе базасында 200 кешегә көндезге ял һәм хезмәт лагерьлары. Лагерьларны финанслауны Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән 835,7 мең сум һәм җирле бюджет акчалары исәбеннән 12,8 мең сум күләмендә гамәлгә ашырырга.  

7. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә түбәндәгеләрне оештыруны тәэмин итәргә:

- Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының балалар ялын оештыру турыгндагы законнары нигезендә оештырылган лагерьларда балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру: Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 20 кешелек «Азимут» район палаткалы лагере;

-физкультура-сәламәтләндерү чаралары;

- яшүсмерләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән чаралар.

8. Авыр тормыш хәлендә калган балаларны стационар сәламәтләндерү лагерьларына җибәрергә. Сәфәрне оештыру өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 435,1 мең сум акча карарга.

9. Балаларның ялын оештырганда түбәндәгеләрне тәэмин итәргә:

-беренче чиратта ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, инвалид балалар, азкеремле, күпбалалы һәм тулы булмаган гаиләләрдәге балалар, качаклар һәм мәҗбүри күченергә дучар булган гаиләләр балалары, кораллы конфликтларда зыян күргән хәрби хезмәткәрләр балаларының ялын, ссәламәтләндерүне, мәшгульлеген оештырырга;

- каникуллар чорында балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча өстәмә чаралар күрергә;

- социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балаларның күпчелеген оештырылган ял, сәламәтләндерү һәм эш белән  тәэмин итү өчен шартлар тудырырга;

- балаларның ял учреждениеләрен яңа җитештерелгән азык-төлек товарлары, җиләк-җимеш продукциясе, шул исәптән коронавирус инфекциясе шартларында витаминлы, дару препаратлары, антисептиклар һәм шәхси саклану чаралары, медицина җиһазлары, һаваны зарарсызландыру приборлары һәм янгынга каршы куркынычсызлык чаралары белән тәэмин итәргә;

- сәламәтләндерү учреждениеләрендә хокук тәртибен тәэмин иткәндә һәм саклаганда хосусый сак предприятиеләрен җәлеп итәргә;

- Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелгән акчаларны туклануга, дератизациягә, антисептиклар, битлек, перчаткалар белән тәэмин итүгә, ата-аналар кертемнәрен канцелярия һәм хуҗалык товарлары белән тәэмин итүгә тотарга.

12. Ссанитар-эпидемиологик чаралар комплексын, хокук тәртибен, балаларның санитар-экологик һәм янгынга каршы иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән барлык чараларны хезмәткәрләр тарафыннан битлек режимын үтәп, көндәлек термометрия  белән эшләргә һәм уздырырга.

13. Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Арча, Биектау, Әтнә, Балтач районнарындагы территориаль бүлегенең тиешле рөхсәтеннән башка барлык төрдәге сәламәтләндерү лагерьларын ачуга юл куймаска.

13. Түбәндәгеләрне тәкъдим итәргә:

а) «Арча үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенә:

- сәламәтләндерү учреждениеләрен медицина кадрлары белән тәэмин итәргә;

- укудан һәм каникулдан буш вакытта сәламәтләндерү учреждениеләренә эшкә җибәрелә торган персоналны эшкә урнаштырганда, балигъ булмаганнарга медицина тикшерүләрен оештыруны тәэмин итәргә;

б) Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районындагы бүлегенә балаларны транспорт белән йөртүдә иминлекне һәм районның сәламәтләндерү учреждениеләрендә хокук тәртибен тәэмин итәргә;

в) Арча шәһәре һәм авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнарына 2023 елның 10 апреленә кадәр үз утырышларында җәйге ял турындагы мәсьәлә буенча фикер алышырга, конкрет чаралар эшләргә һәм расларга.

14.  Башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә:

- балалар һәм яшүсмерләр белән спорт чаралары һәм ялны оештыру өчен спорт залларының, стадионнарның, яшәү урыны буенча мәйданчыкларның эшен тәэмин итәргә;

-туристлык-экскурсия эшен активлаштырырга.

15. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru)  һәм Арча районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга.

16. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

 

Җитәкче                                                                                      Р. М. Гатиятов 

pdf
Скачать текст
PDF, 15.69 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International