Карар 27.01.2023 №96 "Юл сервисы объектларын Арча муниципаль районының гомуми файдаланудагы җирле әһәмияттәге автомобиль юлларына тоташтыру буенча хезмәт күрсәтүләр бәясен һәм исемлеген раслау турында"

«Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2007 елның 08 ноябрендәге 257-ФЗ номерлы Федераль законның 13 статьясы, «Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» 2009 елның 03 августындагы 4З-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, «Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы региональ әһәмияттәге автомобиль юлларына юл сервисы объектларын тоташтыру буенча хезмәт күрсәтүләр бәясен, исемлеген раслау турында» 2017 елның 07 февралендәге 65 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

  1. Юл сервисы объектларын Арча муниципаль районының гомуми файдаланудагы җирле әһәмияттәге автомобиль юлларына тоташтыру буенча хезмәт күрсәтүләрнең бәясен һәм исемлеген 1 нче кушымта нигезендә расларга.
  2. Юл сервисы объектларын Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының гомуми файдаланудагы җирле әһәмияттәге автомобиль юлларына тоташтыру чыгымнарын исәпләү тәртибен 2 нче кушымта нигезендә расларга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru).

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы И.Ә.Кадыйровка йөкләргә.

 

 

    Җитәкче                                                                                                   Р.М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 4.90 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International