«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законның 44 статьясы, «Закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зыян (зарар) китерү куркынычын профилактикалау программасын контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан эшләү һәм раслау кагыйдәләрен раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 25 июнендәге 990 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Башкарма комитеты карар бирә:
1. 2023 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль урман контролен гамәлгә ашырганда закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зыян (зарар) китерү куркынычын профилактикалауның программасын кушымта нигезендә расларга.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru).
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе И.Г.Сираҗиевка йөкләргә.
Җитәкче Р.М.Гатиятов