Карар 08.02.2023 №129 "Муниципаль милектәге җирләрне һәм (яки) җир кишәрлекләрен һәм хосусый милектәге җир кишәрлекләрен яңадан бүлү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында"

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында, «Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү хакында» 2010 елның 2 ноябрендәге 880 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына таянып, «Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе турында» Башкарма комитетның карары нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Муниципаль милектәге җирләрне һәм (яки) җир кишәрлекләрен һәм хосусый милектәге җир кишәрлекләрен яңадан бүлү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын кушымта нигезендә расларга.

2. «Муниципаль милектә булган җирләрне һәм (яки) җир кишәрлекләрен һәм хосусый милектәге җир кишәрлекләрен яңадан бүлү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының  2021 елның 29 июлендәге 513 номерлы карарының үз көчен югалткан дип танырга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе И.Г. Сираҗиевка  йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                           Р.М.Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 28.19 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International