Карар 20.02.2023 №213 "«Җәмәгать транспорты хезмәтләреннән бертигез файдалануны тәэмин итүдә гражданнарга бердәм электрон социаль юл йөрү билетлары (ташламалы транспорт картасы) буенча хезмәт күрсәтүләр белән бәйле алынмаган керемнәрне каплау максаты белән оешмаларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 10 мартындагы 153 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

Кадрлар үзгәрү белән бәйле рәвештә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1.         «Җәмәгать транспорты хезмәтләреннән бертигез файдалануны тәэмин итүдә гражданнарга бердәм электрон социаль юл йөрү билетлары (ташламалы транспорт картасы) буенча хезмәт күрсәтүләр белән бәйле алынмаган керемнәрне каплау максаты белән оешмаларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 10 мартындагы 153 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

                2.   Субсидия алу хокукына дәгъва кылучы юридик затларны, шәхси эшкуарларны, физик затларны сайлап алуны гамәлгә ашыручы комиссия составын  (3 нче кушымта) әлеге карарга  кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

3.         Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

            4.         Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

5.         Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемә алам.

 

 

          Башкарма комитет җитәкчесе                                                     Р.М.Гатиятов

 

pdf
Скачать текст
PDF, 999.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International