Карар 10.03.2023 №277 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының дәүләт һәм муниципаль торак фондының торагыннан файдаланган өчен (наем өчен) төп түләү күләмен һәм торактан файдаланган өчен (наем өчен) түләү күләмен билгеләү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында"

2004 елның 29 декабрендәге 188-ФЗ номерлы Федераль закон белән расланган Россия Федерациясе Торак кодексы, "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" 06.10.2003 № 131-ФЗ Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының дәүләт һәм муниципаль торак фондының торагыннан файдаланган өчен (наем өчен)  төп түләү күләмен һәм торактан файдаланган өчен (наем өчен) түләү күләмен билгеләү тәртибе турындагы нигезләмәне (1 нче кушымта) расларга.

2. 2023 елның 1 гыйнварыннан торактан социаль наем шартнамәләре буенча файдаланган өчен (наем өчен) һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы дәүләт һәм муниципаль торак фондының торагыннан наем шартнамәләре буенча файдаланган өчен түләү күләмен исәпләүне расларга (2 нче кушымта).

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ә.Галимуллинга йөкләргә.

 

 

Җитәкче                                                               Р.М.Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 3.87 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International