Карар 10.03.2023 №276 "2023 елга гаиләнең һәр әгъзасына яисә ялгыз яшәүче гражданга туры килә торган керемнең һәм гаилә әгъзалары яисә ялгыз яшәүче граждан милкендә булган һәм салым салынырга тиешле мөлкәт бәясенең максималь күләмен билгеләү турында"

Россия Федерациясе Торак кодексы, «Татарстан Республикасы дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның торак урыннары алу хокукларын гамәлгә ашыру турында» 2007 елның 13 июлендәге 31-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, Гаиләнең һәр әгъзасына яисә ялгыз яшәүче гражданга туры килә торган керемнең һәм гаилә әгъзалары яисә ялгыз яшәүче граждан милкендә булган һәм салым салынырга тиешле мөлкәт хакының максималь күләмен билгеләү методикасы, «2023 елның беренче яртыеллыгына Россия Федерациясе буенча торак урынының бер квадрат метр гомуми мәйданының нормативы һәм 2023 елның I кварталына Россия Федерациясе субъектлары буенча торак урыны гомуми мәйданының бер квадрат метрының уртача базар бәясе күрсәткечләре турында» Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак - коммуналь хуҗалык министрлыгының 2021 елның 17 декабрендәге 955/пр номерлы боерыгы, «Россия Федерациясе буенча торакның гомуми мәйданының бер квадрат метры һәм Россия Федерациясе субъектлары буенча торакның гомуми мәйданының бер квадрат метрының уртача базар бәясен билгеләү методикасын раслау турында» Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак - коммуналь хуҗалык министрлыгының 2021 елның 18 августындагы 584/пр номерлы боерыгы, «Социаль наем һәм дәүләт торак программалары буенча гражданнарга торак бирү һәм исәпкә куйганда торак мәйданы нормативлары турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 04 маендагы 311 номерлы карары нигезендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. 2023 елга гаиләнең һәр әгъзасына яки ялгыз яшәүче гражданга туры килә торган керем күләменең һәм гаилә әгъзалары яки ялгыз яшәүче граждан милкендәге һәм салым салынырга тиешле мөлкәт хакының максималь күрсәткечләрен  түбәндәгечә билгеләргә:

1.1. Гаиләнең һәр әгъзасына яки ялгыз яшәүче гражданга туры килә торган керем күләменең максималь күрсәткече (1 нче кушымта) исәбе буенча гаиләнең һәр әгъзасына 20899,57 сум тәшкил итә.

1.2. Гаилә әгъзалары яки ялгыз яшәүче гражданнар милкендәге һәм салым салынырга тиешле мөлкәтнең максималь күләме:

11.1.1. Ялгыз яшәүче граждан өчен-802098,00 сум;

1.1.2. Ике кешедән торган гаилә өчен – 1604196,00 сум;

1.1.3. Өч кешедән торган гаилә өчен – 2406294,00 сум;

1.1.4. Дүрт кешедән торган гаилә өчен – 3208392,00 сум;

1.1.5. Биш кешедән торган гаилә өчен-4010490,00 сум;

1.1.6. Алты кешедән торган гаилә өчен-4812588,00 сум;

1.1.7. Җиде кешедән торган гаилә өчен – 5617686,00 сум;

1.1.8. Сигез кешедән торган гаилә өчен – 6416784,00 сум;

1.1.9. Тугыз кешедән торган гаилә өчен – 7218882,00 сум;

1.1.10. Ун кешедән торган гаилә өчен – 8020980,00 сум.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлеге башлыгының торакны исәпкә алу һәм бүлү буенча урынбасары С.С. Гатауллинага йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                Р.М.Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 2.36 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International