Карар 09.03.2023 №258 "«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә автомобиль транспортында даими рәвештә пассажирлар һәм багаж ташучы муниципаль маршрутлар реестрын раслау турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 22 октябрендәге 988 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

Арча муниципаль районы халкының пассажирлар ташу һәм транспорт хезмәтенә ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан, "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясы, "Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирларны һәм багажны даими йөртүне оештыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2015 елның 13 июлендәге 220-ФЗ номерлы Федераль закон, "Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирларны даими йөртүне оештыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль законны гамәлгә ашыру хакында" 26.12.2015 ел, № 107-ТРЗ Татарстан Республикасы законы, "Татарстан Республикасы бюджетыннан муниципаль берәмлекләр бюджетларына җайга салынулы тарифлар буенча даими пассажирлар ташу муниципаль маршрутларында халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру белән бәйле чыгым йөкләмәләрен финанслауга субсидияләр бирү тәртибен раслау турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 18 июнендәге карары нигезендә, шәһәр яны автобус маршрутларының яңа юнәлешләрен булдыру, аларны оптимальләштерү кирәклегенә бәйле рәвештә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә автомобиль транспортында даими рәвештә пассажирлар һәм багаж ташучы  муниципаль маршрутлар реестрын раслау турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 22 октябрендәге 988 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясе буенча автомобиль транспортында даими рәвештә пассажирлар һәм багаж ташучы муниципаль маршрутлар реестрына үзгәрешләр кертергә һәм аны кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru).

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ә.Галимуллинга йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                  Р. М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 12.42 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International