Карар 15.03.2023 №314 "«Персональ мәгълүматлар турында» Федераль законда һәм аның нигезендә кабул ителгән норматив хокукый актларда, дәүләт яисә муниципаль органнар булып торучы операторлар тарафыннан каралган вазыйфаларны үтәүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар исемлеген раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 21 мартындагы 211 номерлы карары таләпләрен гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чаралар хакында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 25 августындагы 606 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында"

«Персональ мәгълүматлар турында» Федераль законга, Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм «Банклар һәм банк эшчәнлеге турында» Федераль законның 30 статьясындагы ундүртенче өлешенең үз көчен югалтуын тану хакында» 2022 елның 14 июлендәге 266-ФЗ номерлы, «Персональ мәгълүматлар турында» 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ номерлы Федераль законнар нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. «Персональ мәгълүматлар турында» Федераль законда һәм аның нигезендә кабул ителгән норматив хокукый актларда, дәүләт яисә муниципаль органнар булып торучы операторлар тарафыннан каралган вазыйфаларны үтәүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар исемлеген раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 21 мартындагы 211 номерлы карары таләпләрен гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чаралар хакында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 25 августындагы 606 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1) Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетында персональ мәгълүматларны эшкәртү кагыйдәләренең «Гомуми нигезләмәләр» дигән 2 бүлегенең 12 нче абзацына түбәндәге эчтәлекле яңа җөмлә өстәргә:

«Башкарма комитет персональ мәгълүматларны чит ил физик затына яисә чит ил юридик затына эшкәртүне йөкләгән очракта, күрсәтелгән затларның гамәлләре өчен персональ мәгълүматлар субъекты алдында Башкарма комитет һәм Башкарма комитет күрсәтмәсе буенча персональ мәгълүматларны эшкәртүче зат җаваплы.».

2) Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетында персональ мәгълүматларны эшкәртү кагыйдәләренең «Персональ мәгълүматларны эшкәртү кагыйдәләре» дигән 4 бүлектәге 32 нче абзацына түбәндәге эчтәлекле яңа абзацлар өстәргә:

«Персональ мәгълүматлар субъектларының хокукларын бозуга китергән персональ мәгълүматларны хокуксыз яисә очраклы тапшыру (бирү, тарату, керү) факты ачыкланган очракта, Башкарма комитет мондый хәлне Башкарма комитет, персональ мәгълүматлар субъектларының хокукларын яклау буенча вәкаләтле орган яисә башка кызыксынган зат ачыклаган вакыттан алып, персональ мәгълүматлар субъектларының хокукларын яклау буенча вәкаләтле органга түбәндәгечә хәбәр итәргә тиеш:

1) егерме дүрт сәгать эчендә булган вакыйга турында, персональ мәгълүматлар субъектларының хокукларын бозуга китерергә мөмкин сәбәпләр һәм персональ мәгълүматлар субъектларның хокукларына салынган зыян турында, әлеге вакыйганың нәтиҗәләрен бетерү буенча чаралар күрү турында, шулай ук Башкарма комитет тарафыннан персональ мәгълүматлар субъектлары хокукларын яклау буенча вәкаләтле орган белән үзара бәйләнештә торучы вәкаләтле зат турында ачыкланган вакыйга белән бәйле сораулар буенча белешмәләр бирергә;

2) ачыкланган инцидентны эчке тикшерү нәтиҗәләре турында җитмеш ике  сәгать эчендә, шулай ук гамәлләре ачыкланган инцидентның сәбәбе булган (булган очракта) затлар турында белешмәләр бирергә.

3) Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетында персональ мәгълүматларны эшкәртү кагыйдәләренең «Персональ мәгълүматларны эшкәртү кагыйдәләре» дигән 4 бүлегенең 36 абзацына түбәндәге эчтәлекле яңа абзац өстәргә:

«Персональ мәгълүматлар субъекты Башкарма комитетка персональ мәгълүматларны эшкәртүне туктату таләбе белән мөрәҗәгать иткән очракта, Башкарма комитет, әлеге Федераль законның 6 статьясындагы 1 өлешенең 2-11 пунктларында, 10 статьясындагы 2 өлешендә һәм 11 статьясындагы 2 өлешендә каралган очраклардан тыш, аларны эшкәртүне туктатырга яисә мондый эшкәртүне туктатуны (әгәр мондый эшкәртү персональ мәгълүматларны эшкәртүне гамәлгә ашыручы зат тарафыннан башкарылса) тәэмин итәргә тиеш. Соратыла торган мәгълүматны бирү срогы, озайту сәбәпләрен күрсәтеп, күрсәтелгән срок Башкарма комитет тарафыннан персональ мәгълүматлар субъектына юлланган очракта, биш эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин».

4) Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетында персональ мәгълүматларны эшкәртү кагыйдәләренең «Персональ мәгълүматлар субъектларының хокуклары» дигән 6 бүлегенең 6 абзацына түбәндәге эчтәлекле яңа абзац өстәргә:

«Югарыда күрсәтелгән мәгълүматлар персональ мәгълүматлар субъекты яки аның вәкиле мөрәҗәгать итү яисә Башкарма комитет тарафыннан персональ мәгълүматлар субъектының яисә аның вәкиленең мөрәҗәгатен алу мизгеленнән соң ун эш көне эчендә бирелә. Әлеге срок озайтылырга мөмкин, әмма соратыла торган мәгълүматны бирү срогы, озайту сәбәпләрен күрсәтеп, Башкарма комитет тарафыннан персональ мәгълүматлар субъектына җибәрелгән очракта, биш эш көненнән дә артмаска тиеш. Соратуда (запрос) персональ мәгълүматлар субъекты яки аның вәкиленең шәхесен раслаучы төп документ номеры, күрсәтелгән документны бирү датасы турында белешмәләр һәм аны бирүче орган турында белешмәләр, персональ мәгълүматлар субъектының Башкарма комитет белән мөнәсәбәтләрдә катнашуын раслаучы белешмәләр (шартнамә төзү датасы, шартлы телдән билгеләнү һәм (яисә) бүтән белешмәләр), яисә башка белешмәләр булырга тиеш. Башкарма комитет тарафыннан персональ мәгълүматларны эшкәртү факты персональ мәгълүматлар субъектының яки аның вәкиленең имзасы белән раслана. Сорату электрон документ рәвешендә җибәрелергә һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә электрон имза белән имзаланырга мөмкин. Башкарма комитет югарыда күрсәтелгән белешмәләрне персональ мәгълүматлар субъектына яисә аның вәкиленә, әгәр мөрәҗәгатьтә яисә гаризада башкасы күрсәтелмәгән булса, тиешле мөрәҗәгатьне яки соратуны җибәргән рәвештә бирә».

5) Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетында персональ мәгълүматларны эшкәртү кагыйдәләренең «Күзәтчелек органнары соратулары очрагында гамәлләр тәртибе» дигән 7 бүлегенең 1 нче абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«152 номерлы Федераль законның 20 статьясындагы 4 өлеше нигезендә Башкарма комитет күрсәтелгән орган эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен кирәкле мәгълүматны, мондый гариза алу датасыннан 10 көн эчендә, аның мөрәҗәгате буенча персональ мәгълүматлар субъектларының хокукларын яклау буенча вәкаләтле органга хәбәр итә. Күрсәтелгән срок озайтылырга мөмкин, ләкин Башкарма комитет тарафыннан персональ мәгълүматлар субъектларының хокукларын яклау буенча вәкаләтле орган адресына соратыла торган мәгълүматны бирү вакытын озайту сәбәпләрен күрсәтеп, дәлилләнгән хәбәрнамә җибәрелгән очракта, биш эш көненнән дә артыгракка түгел».

6) «Персональ мәгълүматларны яшергән очракта, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының эшкәртелә торган персональ мәгълүматларны яшерү чараларын уздыру өчен җаваплы хезмәткәрләре вазыйфалары исемлеге»н әлеге карарга 1 нче кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

7) «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының персональ мәгълүматларны эшкәртүне гамәлгә ашыру яки персональ мәгълүматлардан файдалану мөмкинлеген гамәлгә ашыру каралган хезмәткәрләре вазыйфалары исемлеге»н әлеге карарга 2 нче кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

8) «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләренең, персональ мәгълүматның башка субъектларының персональ мәгълүматларын эшкәртүгә ризалыгы»н әлеге карарга 3 нче кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

9) әлеге карарның «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләренең, шулай ук персональ мәгълүматның башка субъектларының персональ мәгълүматларын эшкәртүгә ризалыгы» дигән 4 нче кушымтаны 11.1 нче кушымта белән тулыландырырга.

10) әлеге карарга  «Хезмәткәрнең персональ мәгълүматларын эшкәртүгә ризалыгы» дигән 5 нче кушымтаны 11.2 нче кушымта белән тулыландырырга.

9) әлеге карарга «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт кадрлар составының бердәм мәгълүмат системасы» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасы кысаларында кадрлар эшен башкару өчен Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәткәрләренең персональ мәгълүматларын эшкәртүгә гариза-ризалыгы» дигән 6 нчы кушымтаны 13.1 нче кушымта белән тулыландырырга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru/) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru/).

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ә. Галимуллинга йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкче                                                             Р.М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 9.02 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International