Карар 09.03.2023 №257 "Төзелеш планлаштыру турындагы хәбәрнамәдә күрсәтелгән шәхси торак төзелеше объекты яки бакча йорты параметрларының билгеләнгән параметрларга туры килүе (туры килмәве) һәм җир кишәрлегендә шәхси торак төзелеше объекты яки бакча йорты урнаштыру мөмкинлеге (мөмкин түгеллеге) турында хәбәрнамәләр җибәрү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү административ регламентын раслау турында"

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында, «Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү хакында» 2010 елның 2 ноябрендәге 880 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына таянып, «Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе турында» Башкарма комитетның карары нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1.  Төзелеш планлаштыру турындагы хәбәрнамәдә күрсәтелгән шәхси торак төзелеше объекты яки бакча йорты параметрларының билгеләнгән параметрларга туры килүе (туры килмәве) һәм җир кишәрлегендә шәхси торак төзелеше объекты яки бакча йорты урнаштыру мөмкинлеге (мөмкин түгеллеге) турында хәбәрнамәләр җибәрү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү административ регламентын кушымта нигезендә расларга.

2. «Төзелеш планлаштыру турындагы хәбәрнамәдә күрсәтелгән шәхси торак төзелеше объекты яки бакча йорты параметрларының билгеләнгән параметрларга туры килүе (туры килмәве) һәм җир кишәрлегендә шәхси торак төзелеше объекты яки бакча йорты урнаштыру мөмкинлеге (мөмкин түгеллеге) турында хәбәрнамәләр җибәрү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү административ регламентын раслау турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 10 августындагы 565 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

3.Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында  (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы И.Ә.Кадыйровка йөкләргә.

 

Җитәкче                                                                                          Р.М.Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 2.02 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International