Карар 22.03.2023 №376 "«Пассажирларда яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясату яисә соңгы алты ай эчендә әлеге авыру белән авыруны яки яңа короновирус инфекциясенә каршы вакцинациягә медицина каршы күрсәткечләре булуны раслау турында гамәлдәге шәхси QR-кодлар булуны тикшерүне, шәһәр һәм (яки) шәһәр яны элемтәсендәге муниципаль маршрутлар буенча автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж ташуны гамәлгә ашыручы юридик затлар һәм (яки) шәхси эшкуарларның чыгымнарын каплау максатыннан Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 03 мартындагы 149 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  «2022 елда юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә, шулай ук товарлар, эшләр, хезмәтләр җитештерүче физик затларга субсидияләр, субсидияләр формасында грантлар бирүне җайга салучы норматив хокукый актларга, муниципаль хокукый актларга, гомуми таләпләргә үзгәрешләр кертү һәм күрсәтелгән субсидияләрне һәм федераль бюджеттан субсидияләрне Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына бирү үзенчәлекләре турында» 05.04.2022 ел №590 карары нигезендә һәм кадрлар үзгәрүгә бәйле рәвештә, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

  1. «Пассажирларда яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясату яисә соңгы алты ай эчендә әлеге авыру белән авыруны яки яңа короновирус инфекциясенә каршы вакцинациягә медицина каршы күрсәткечләре булуны раслау турында гамәлдәге шәхси QR-кодлар булуны тикшерүне, шәһәр һәм (яки) шәһәр яны элемтәсендәге муниципаль маршрутлар буенча автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж ташуны гамәлгә ашыручы юридик затлар һәм (яки) шәхси эшкуарларның чыгымнарын каплау максатыннан Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 03 мартындагы 149 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

          4.1 нче пунктның  1 нче кушымтасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Арча муниципаль районы Башкарма комитеты субсидия алучының субсидия бирү тәртибен һәм шартларын үтәвен, шул исәптән субсидия бирү нәтиҗәләренә ирешү өлешендә, шулай ук муниципаль финанс контроле органнары Россия Федерациясе Бюджет кодексының 268.1 һәм 269.2 статьялары нигезендә тикшерә»;

субсидия алу хокукына дәгъва итүче юридик затларны, шәхси эшмәкәрләрне сайлап алуны гамәлгә ашыручы комиссия составын (2 нче кушымта) әлеге карарга кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.

3. Әлеге карар рәсми  басылып чыккан көннән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемә алам.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                Р. М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.43 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International