Карар 22.03.2023 №378 "«Арча муниципаль районында яңа короновирус йогышлы авыруы таралуны чикләү чаралары кертелүгә бәйле рәвештә шәһәр һәм (яисә) шәһәр яны маршрутларында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны гамәлгә ашыручы юридик затларның һәм (яисә) шәхси эшкуарларның алынмаган керемнәрен каплау максатыннан Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслау турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 03 мартындагы 148 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  «2022 елда юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә, шулай ук товарлар, эшләр, хезмәтләр җитештерүче физик затларга субсидияләр, субсидияләр формасында грантлар бирүне җайга салучы норматив хокукый актларга, муниципаль хокукый актларга, гомуми таләпләргә үзгәрешләр кертү һәм күрсәтелгән субсидияләрне һәм федераль бюджеттан субсидияләрне Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына бирү үзенчәлекләре турында» 05.04.2022 ел №590 карары нигезендә һәм кадрлар үзгәрүгә бәйле рәвештә, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

  1. «Арча муниципаль районында  яңа короновирус йогышлы авыруы таралуны чикләү чаралары кертелүгә бәйле рәвештә  шәһәр һәм (яисә) шәһәр яны маршрутларында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны гамәлгә ашыручы юридик затларның һәм (яисә) шәхси эшкуарларның  алынмаган керемнәрен каплау максатыннан Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслау турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 03 мартындагы 148 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

4.1 нче пунктның 1 нче кушымтасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

"Арча муниципаль районы Башкарма комитеты субсидия алучының субсидия бирү тәртибен һәм шартларын үтәвен тикшерә, шул исәптән субсидия бирү нәтиҗәләренә ирешү өлешендә, шулай ук муниципаль финанс контроле органнары Россия Федерациясе Бюджет кодексының 268.1 һәм 269.2 статьялары нигезендә тикшерә»;

- субсидия алу хокукына дәгъва итүче юридик затларны, шәхси эшмәкәрләрне сайлап алуны гамәлгә ашыручы комиссия составы (2 нче кушымта) әлеге карарга кушымта буенча түбәндәге редакциядә бәян итәргә.

  1.   Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
  2.  Әлеге карар рәсми рәвештә басылып чыккан көннән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.

 

 

 

Башкарма комитет  җитәкчесе                                                             Р.М.Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.32 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International