Карар 24.03.2023 №379 "«Мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы белем бирү оешмаларына йөрүче балалары булган гражданнарга социаль ярдәм чаралары күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 19 августындагы 591 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында» 2023 елның 04 февралендәге 100 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

«Мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы белем бирү оешмаларына йөрүче балалары булган гражданнарга социаль ярдәм чаралары күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 19 августындагы 591 номерлы карары белән расланган мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы белем бирү оешмаларына йөрүче балалары булган гражданнарга компенсация түләүләре бирү тәртибенә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

  1.  Тәртипнең 1.3 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1.3.Компенсация билгеләү өчен гаиләнең җан башына уртача кереме барлык кирәкле документлар белән компенсация билгеләү турында гариза бирү аена кадәрге соңгы 12 календарь айда билгеләнә (алга таба исәп - хисап чоры).»;

  1. Тәртипнең 1.4 пунктының беренче һәм икенче абзацларын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

"Компенсация алу хокукын билгеләгәндә гаиләнең җан башына уртача кереме Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә дарулар сатып алуга түләү турында» 2019 елның 03 декабрендәге 1095 номерлы карары белән билгеләнгән кагыйдәләр буенча исәпләнә (04.02.2023 №100 үзгәрешләр белән).

2021 елның 1 апреленнән мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында балаларны караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналардан (законлы вәкилләрдән) алына торган түләүнең өстәмә компенсациясен билгеләгәндә гаиләнең җан башына уртача кереме, җан башына уртача кереме 20,0 мең сумга кадәр булган гаиләләргә гаилә әгъзаларының аны билгеләү турында гариза биргән ай алдыннан соңгы 12 календарь айдагы керемнәре суммасыннан чыгып исәпләнә.».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга  һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

 

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                                   Р. М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.04 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International