Карар 19.04.2023 №455 "Хөкем ителгәннәргә төзәтү һәм мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза үтәтү өчен урыннар билгеләү турында"

Россия Федерациясе Җинаять кодексының 49 статьясының 1 нче өлеше, 50 нче статьясының 1 нче өлеше һәм Россия Федерациясе Җинаять-башкару кодексының 25 статьясының 39 нчы өлеше нигезендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1. Арча муниципаль районы составына керүче җирле үзидарә органнарында үтүче мәҗбүри эш төрләре һәм торак пунктлар исемлеген расларга.

2. Төп эш урыны булмаган хөкем ителгәннәр тарафыннан төзәтү эшләре рәвешендә җәза үтәү өчен беркетелгән урыннар исемлеген расларга.

3. Төп эш урыны булмаган хөкем ителгәннәр тарафыннан төзәтү эшләре рәвешендә җәза үтәү өчен билгеләнгән оешмалар җитәкчеләренә хөкем ителгәннәрне төзәтү эшләренә урнаштыру һәм хөкем ителгәннәрне мәҗбүри эшләр белән тәэмин итү чараларын гамәлгә ашырырга.

4. Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Арча муниципальара филиалына (Фазылҗанова А.Ф.) хөкем ителгәннәрне әлеге карарда билгеләнгән урыннарга төзәтү һәм мәҗбүри эшләргә җибәрергә тәкъдим итәргә.

5. «Хөкем ителгәннәргә төзәтү һәм мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза үтәтү өчен урыннар билгеләү турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 12 маендагы 363 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

6. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru).

7. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.

 

 

 

Җитәкче вазыйфаларын башкаручы                                                 И.Ә. Галимуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Арча муниципаль районы

Башкарма комитетының

______________ ел, №__

карары белән расланды

 

 

Арча муниципаль районы составына керүче җирле үзидарә органнарында торак пунктлар һәм мәҗбүри эш төрләре исемлеге

 

Авыл җирлеге исеме

Эш төрләре

1.

Апаз

- шәһәр һәм авыл җирлекләрен төзекләндерү буенча ярдәмче эшләр;

- территорияләрне җыештыру;

- ярдәмче эшләр.

 

2.

Кәче

3.

Наласа

4.

Яңа Кишет

5.

Яңа Кырлай

6.

Яңа Кенәр

7.

Урта Курса

8.

Иске Кырлай

9.

Иске Чүриле

10.

Урта Аты

11.

Сеҗе

12.

Ташкичү

13.

Үрнәк

14.

Утар Аты

15.

Шушмабаш

16.

Яңасала

17.

"Арча шәһәре" муниципаль берәмлеге

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Арча муниципаль районы

Башкарма комитетының

______________ ел, №__

карары белән расланды

 

 

Төп эш урыны булмаган хөкем ителгәннәр тарафыннан төзәтү эшләре рәвешендә җәза үтәү өчен беркетелгән урыннар исемлеге

 

 

Оешма исеме

Эш төрләре

1.

«Арча урман хуҗалыгы»  ДБУ

- урман кырыенда үскән үсентеләрне кисү;

-яшь үсентеләрне тәрбияләү, кисү;

- урман фонды территорияләрен төзекләндерү;

- урман культураларын үстерү

2.

«Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы» ДБУ

3.

«АСПК» АҖ

- ярдәмче эшләр;

- территорияләрне җыештыру

 

4.

«Арский элеватор» АҖ

5.

«Арча» ҖЧҖ

6.

«Татавтодор» АҖенең Арча филиалы

7.

«Жилкомбытсервис» ҖЧҖ

8.

«Арское МСО» ҖЧҖ

9.

«Энергосервис»  ҖЧҖ

10.

«Арск Пласт»  ҖЧҖ

11.

«Эталон Групп» ҖЧҖ

12.

«Водоканал-Сервис»  ҖЧҖ

13.

«Арча муниципаль районының идарәче компаниясе» ҖЧҖ

14.

«Дорожный сервис» ҖЧҖ

15.

«Арскметалл»  ҖЧҖ

16.

Төхфәтуллина Д.Р.ШЭ

17.

Галимуллин Д.Р. ШЭ

18.

 Мортазина Р.Ш. ШЭ

19.

 Мөхәммәдиев Ф.Д. ШЭ

20.

Гарифҗанов Р.И. ШЭ

21.

«Ак Барс» АК» ҖЧҖ

22.

«Кырлай» АФ» ҖЧҖ

23.

«Ватан» АФ» ҖЧҖ

24.

«Курса МТСы»  ҖЧҖ

25.

«Игенче» АФ» ҖЧҖ

26.

«Северный» АХП» ҖЧҖ

27.

«Тукай» ҖЧҖ

28.

«Төрнәле-Пошалым» АФ» ҖЧҖ

29.

«Заря» АФ» ҖЧҖ

30.

«АЮ» АФ» ҖЧҖ

31.

«Яңарыш» АФ» ҖЧҖ

32.

«Агрохимия» ҖЧҖ

33.

«Ашытбаш» АПК» ҖЧҖ

34.

«Казанка» АФ» ҖЧҖ

35.

«Кишет» ҖЧҖ

36.

«Ашыт» ҖЧҖ

37.

«Кызыл-Яр» ҖЧҖ

38.

«Ташкичү»ҖЧҖ

39.

«Надежда» ҖЧҖ

40.

Шиһабиев Т.Н. КФХ

41.

Шакиров Г.Г. КФХ

42.

 Әхмәтханов З.А. КФХ

43.

Шиһабетдинов М.З. КФХ

44.

Сафиуллин А.В. КФХ

45.

Шиһабиев Т.Н. КФХ

46.

Гарипов Х.К. КФХ

pdf
Скачать текст
PDF, 1.84 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International