Карар 24.04.2023 №457 "Татарстан Республикасы «Арча муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең финанс органы тарафыннан казначылык ярдәме күрсәтү тәртибе турында "

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 242.23 статьясындагы 5 пункт, 242.26 статьясы, «Россия Федерациясе субъектларының (муниципаль берәмлекләрнең) финанс органнары тарафыннан акчаларга казначылык ярдәме күрсәтү тәртибенә гомуми таләпләрне раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 01.12.2021 елның 01 декабрендәге  2155 номерлы карары нигезендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

  1. Россия Федерациясе Бюджет кодексының 242.26 статьясы нигезендә билгеләнгән акчаларга карата Татарстан Республикасы «Арча муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең финанс органы тарафыннан казначылык ярдәме күрсәтү тәртибен кушымта нигезендә расларга.
  2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
  3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.
  4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.

 

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе

вазыйфаларын башкаручы                                                              И.Ә. Галимуллин

 

pdf
Скачать текст
PDF, 5.06 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International