Карар 25.04.2023 "№466 "2023 елга муниципаль юл фонды акчалары хисабына Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында юл эшләре муниципаль программасын раслау турында"

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»  2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Бюджет кодексы нигезендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. 2023 елга муниципаль юл фонды акчалары хисабына Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында юл эшләре программасын кушымта нигезендә расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм  Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы И.Ә. Кадыйровка йөкләргә.    

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе

вазыйфаларын башкаручы                                                                И.Ә. Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 4.02 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International