Карар 05.05.2023 №488 "«2021 - 2025 елларга Арча муниципаль районында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» муниципаль программасын раслау турында» Башкарма комитетның 2020 елның 08 декабрендәге 984 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

Россия Федерациясе Президентының 19.12.2012 №1666 Указы белән расланган 2025 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәте стратегиясен (06.12.2018 №703 үзгәрешләр белән), «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәте концепциясен раслау турында» Татарстан Республикасы Президентының 03.07.2008 №ПУ-312 Указы белән расланган Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәте концепциясен (26.07.2013 ел №ПУ-695, 06.05.2019 №ПУ-259 үзгәрешләр белән), «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасын раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.12.2013 №1006 карарын (29.12.2022 №1454 үзгәрешләр белән) үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

  1. «2021-2025 елларга Арча муниципаль районында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» муниципаль программасы чаралары планына үзгәрешләр кертергә һәм аны 1 нче кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә. 
  2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы  хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
  3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

Башкарма комитет  җитәкчесе                                                     Р.М.Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 6.38 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International