Карар 26.05.2023 №521 "«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесе һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәдәният идарәсе» муниципаль учреждениесе үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәрләренең, үзәкләштерелгән бухгалтерияне техник тәэмин итү һәм хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләүне оештыру һәм шартлары турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның 12 гыйнварындагы 5 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

Үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәрләренең хезмәт хакын камилләштерү һәм социаль гарантияләрне тәэмин итү максатыннан Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесе һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәдәният идарәсе» муниципаль учреждениесе үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәрләренең, үзәкләштерелгән бухгалтериягә техник тәэмин итү һәм хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләүне оештыру һәм шартлары турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның 12 гыйнварындагы 5 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1) Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесе һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәдәният идарәсе» муниципаль учреждениесе үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләүне оештыру һәм шартлары турында нигезләмәнең 7 абзацын (1 нче кушымта) түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«2) эшнең киеренкелеге өчен вазыйфаи окладка айлык өстәмә түләү вазыйфаи окладның 45 процентыннан артмаган күләмдә».

2) Үзәкләштерелгән бухгалтерияне техник тәэмин итү һәм хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы хезмәткәрләргә хезмәт хакы турында нигезләмәнең 5 абзацын (2 нче кушымта) түбәндәге абзац белән тулыландырырга:

«Тариф ставкасыннан (окладтан) тыш, хезмәт җиңел автомобильләрен йөртүчеләренә түбәндәге өстәмәләр һәм түләүләр билгеләнә:

Эшнең катлаулылыгы һәм киеренкелеге өчен айлык тариф ставкасына айлык өстәмә түләү айлык тариф ставкасының 8 процентыннан артмаган күләмдә».

2. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә һәм 2023 елның 1 апреленнән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.

 

 

 

Җитәкче                                                                                       Р. М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.05 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International