Карар 02.06.2023 №537 "«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне анализлау тәртибен раслау турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 27 мартындагы 187 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

«Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында» 2003 елның 12 маендагы 16-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 23 статьясы нигезендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 27 мартындагы 187 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне анализлау тәртибенә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

- 5  пунктны түбәндәге эчтәлектәге пунктчалар белән тулыландырырга:

«-гражданнарны кабул итү урыннары, көннәре һәм сәгатьләре турында,

- гражданнарны шәхси кабул итү һәм шәхси күчмә кабул итү буенча вәкаләтле затлар турында».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru/) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru/) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                                 Р.М.Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 578.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International