Карар 05.06.2023 №541 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарына һәм алар карамагындагы учреждениеләргә хезмәт күрсәтүче транспорт чараларын карап тотуга агымдагы чыгымнар, сан һәм йөрү нормасы турында "

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарына һәм алар карамагындагы учреждениеләргә хезмәт күрсәтүче транспорт чараларыннан файдалануның  шулай ук аларны тотуга чыгымнарның нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына һәм аның карамагындагы учреждениеләргә хезмәт күрсәтүче транспорт чараларының сан, йөрү нормасы һәм аларны карап тотуга чыгымнар турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 1 декабрендәге 1073 номерлы карары нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

  1. Кушымта итеп бирелгән түбәндәгеләрне расларга:

- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарына һәм алар карамагындагы учреждениеләргә хезмәт күрсәтүче транспорт чаралары белән тәэмин ителү  (чикле сан) һәм транспорт чаралары өчен йөрү  нормасын 1 нче кушымта нигезендә;

- ТР Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карамагындагы бюджет учреждениеләре өчен транспорт чаралары белән тәэмин ителү  һәм транспорт чаралары өчен йөрү  нормасын  (чикле сан) 2 нче кушымта нигезендә;

- ТР Арча муниципаль районы Башкарма комитетының "Мәдәният идарәсе" МУ карамагындагы бюджет учреждениеләре өчен  транспорт чаралары белән тәэмин ителү нормасын (чикле сан) һәм транспорт чараларының йөрү нормасын 3 нче кушымта нигезендә;

- ТР Арча муниципаль районы Башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" МУ карамагындагы бюджет учреждениеләре өчен транспорт чаралары белән тәэмин ителү  һәм транспорт чараларының йөрү нормасын (чикле сан) 4 нче кушымта нигезендә;

- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарына һәм алар карамагындагы учреждениеләргә хезмәт күрсәтүче транспорт чараларын агымдагы карап тотуга еллык чыгымнар нормасын 5 нче кушымта нигезендә;

-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарына һәм алар карамагындагы  учреждениеләргә хезмәт күрсәтүче транспорт чараларын йөртүчеләрсез кулланганда агымдагы карап тотуга еллык чыгымнар нормасын 6 нчы кушымта нигезендә;

- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары һәм алар карамагындагы  учреждениеләр хезмәт җиңел транспорт чараларын кулланмаган очракта, транспорт хезмәтләренә еллык чыгымнар нормасын компенсацияләүнең бердәм күләмен 7 нче кушымта нигезендә;

- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарына һәм алар карамагындагы  учреждениеләргә хезмәт күрсәтүче транспорт чараларын агымдагы карап тотуга еллык чыгымнар нормасын исәпләү тәртибен 8 нче кушымта нигезендә;

-  хезмәт җиңел транспорт чараларын агымдагы карап тотуга чыгымнарны исәпкә алу тәртибе турында нигезләмәне 9 нчы кушымта нигезендә.

  1. Түбәндәгеләрне билгеләргә:

- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарына һәм алар карамагындагы учреждениеләргә хезмәт күрсәтүче транспорт чараларының (мотоцикллар, җиңел автомобильләр, автобуслар, микроавтобуслар, фургоннар, йөк автомобильләре)  йөрү һәм чыгымнар нормасы әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән нормадан артмаган күләмдә билгеләнә;

- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарына һәм алар карамагындагы учреждениеләргә хезмәт күрсәтүче транспорт чараларының әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән йөрү нормасы  бер транспорт чарасына билгеләнә;

- әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарына һәм алар карамагындагы учреждениеләргә хезмәт күрсәтүче транспорт чараларының (мотоцикллар, җиңел автомобильләр, автобуслар, микроавтобуслар, фургоннар, йөк автомобильләре)  йөрү һәм чыгымнар нормасы транспорт чараларының баланста булу-булмавына, арендага алынган яки башка ысул белән кулланылуына карамастан, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан үтәлергә тиеш;

 - әлеге карарда хезмәт күрсәтү өчен транспорт чаралары каралган вазыйфаи затлар яки учреждениеләр билгеләнгән нормадан артмаска тиеш;

- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнары яисә алар карамагындагы учреждениеләр җитәкчесе карары буенча җирле үзидарә органы яисә аңа буйсынган учреждение арасында чыгымнар һәм йөрү нормасы билгеләнгән нормалар чикләрендә бүленә ала;

- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнары һәм алар карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре, аларның транспорт чаралары еллык йөрү нормасын вакытыннан алда үтәгәндә, шул исәптән аларны билгеләнгән максат буенча кулланмау сәбәпле, өстәмә чыгымнарны үз акчалары хисабына түлиләр.

3. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарының ведомство карамагындагы учреждениеләре җитәкчеләренә транспорт чараларын карап тотуга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджеты акчаларын, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарына файдалануга тапшырылган транспорт чараларының чынлыкта булуыннан чыгып, тиешле финанс елына һәм күрсәтелгән максатларга план чорына Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетының җыелма бюджет язмасында бюджет акчаларының тиешле баш бүлүчегә каралган чыгымнар нормасы һәм бюджет ассигнованиеләре күләме чикләрендә тотуны гамәлгә ашырырга.

4. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарына, әлеге карарны исәпкә алып, тиешле чыгым нормасын  билгели торган карарлар кабул итүне тәкъдим итәргә.

5. Әлеге карарның 2023 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагылуын билгеләргә.

6. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru/) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru/)  урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

7. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ә. Галимуллинга йөкләргә.

 

 

       

Арча муниципаль районы

Башкарма комитеты җитәкчесе                                                               Р.М.Гатиятов                                                                                                                                

 

pdf
Скачать текст
PDF, 13.03 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International