Карар 04.07.2023 №584 "«2023-2025 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы халкының иҗтимагый сәламәтлеген ныгыту» муниципаль программасын раслау турында"

«Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында» 2011 елның 21 ноябрендәге 323-ФЗ номерлы Федераль законны үтәү йөзеннән, «Гражданнарның сәламәтлеген тирә-юньдәге тәмәке төтененнән, тәмәке яки никотинлы продукция куллану нәтиҗәләреннән саклау турында» 2013 елның 23 февралендәге 15-ФЗ номерлы Федераль закон, «Сәламәтлек саклауны үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасын раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 26 декабрендәге 1640 номерлы карары нигезендә, сәламәтлекне ныгыту һәм профилактик медицина ярдәме күрсәтү буенча чараларны үстерү һәм камилләштерү, халыкны медицина-гигиена ягыннан тәрбияләү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эзлекле эш алып бару максатыннан, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. «2023-2025 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы халкының иҗтимагый сәламәтлеген ныгыту» муниципаль программасын расларга.

2. «Арча үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенә әлеге программаны гамәлгә ашыруны координацияләүне тәкъдим итәргә.

3. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының финанс-бюджет палатасы» МКУнә чараларны финанслауга акча бүлеп бирүне карарга.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru/) һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә (http://arsk.tatarstan.ru/).

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Ш. Вафинага йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                                 Р.М. Гатиятов

 

pdf
Скачать текст
PDF, 8.55 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International