«Муниципаль гомуми белем бирү бюджет оешмаларын Арча муниципаль районының билгеле бер территорияләренә беркетү турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның 02 февралендәге 105 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицей» муниципаль гомуми белем бирү бюджет учреждениесе төзелү сәбәпле, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1. Муниципаль гомуми белем бирү бюджет оешмаларын Арча муниципаль районының билгеле бер территорияләренә беркетү турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның 02 февралендәге 105 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

Арча муниципаль районының билгеле бер территорияләренә беркетелгән башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль гомуми белем бирү бюджет учреждениеләре  исемлеген тулыландырырга һәм әлеге карарга кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицей» муниципаль гомуми белем бирү бюджет учреждениесе директоры М.З. Ильясовка укучыларның ата-аналарын әлеге карар белән таныштырырга киңәш итәргә. 

3.         Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

 

Җитәкче                                                                                             Р.М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 3.58 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International