Карар 24.07.2023 №643 "Органда, оешмада кулланыла торган мәгълүмат системаларында кискен якланмаганлылыкны ачыклау, анализлау һәм бетерү регламентын раслау турында"

Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында мәгълүматның иминлеген тәэмин итүне көчәйтү һәм мәгълүмат системаларының якланганлыгын үстерү максатыннан һәм ТР Министрлар Кабинетының 2012 елның 09 июнендәге 5451-И номерлы хаты нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1. Органда, оешмада кулланыла торган мәгълүмат системаларында кискен якланмаганлылыкны ачыклау, анализлау һәм бетерү регламентын кушымта нигезендә расларга.  

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

    3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны мәгълүмат-коммуникация технологияләре секторы мөдире А.Р. Фәтхуллинга йөкләргә.

 

Җитәкче                                                                                                Р.М.Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 6.81 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International