Карар 28.07.2023 "Арча шәһәре, Совет мәйданы, 27 йорт адресы буенча урнашкан йорт фасадына мемориаль такта элү турында"

РСФСРның Атказанган халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәре Фәтхрахман Хәким улы Хәкимов истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

 

1. Арча шәһәре халкының инициатив төркеменең Хәкимов Фәтхрахман Хәким улына, аның җитәкчелегендә Арча шәһәре, Совет мәйданы, 27 йорт адресы буенча төзелгән һәм КБО хезмәткәрләре эшләгән йорт фасадына түбәндәгечә  рус һәм татар телләрендә язылган мемориаль такта элү турындагы тәкъдимен кабул итәргә:

 

«Здание построено под руководством

заслуженного работника бытового

обслуживания населения РСФСР

 Фатхрахмана Хакимовича Хакимова

 и в 1963 - 2004 гг. здесь работали

 сотрудники КБО»

___________

 

«Бу бина РСФСРның халыкка

 көнкүреш хезмәте күрсәтү атказанган

хезмәткәре Фәтхерәхмән Хәким улы

Хәкимов җитәкчелегендә төзелде

 һәм 1963 – 2004 елларда биредә

 КБО хезмәткәрләре эшләде»

 

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

 

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Э. Ш. Вафинага йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                         Р.М.Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 529.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International