Карар 31.07.2023 №656 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Арча шәһәре» муниципаль берәмлегенең генераль планына үзгәрешләр кертү проекты белән килешмәү турында нәтиҗә әзерләү өчен нигез булып хезмәт иткән фикер каршылыкларын җайга салу буенча килештерү комиссиясе төзү турында"

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясына, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 25 статьясына ярашлы рәвештә, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Арча шәһәре» муниципаль берәмлегенең генераль планына үзгәрешләр кертү проекты белән килешмәү турында нәтиҗә әзерләү һәм аның составын раслау өчен нигез булып хезмәт иткән фикер каршылыкларын җайга салу буенча килештерү комиссиясе төзергә һәм аның составын расларга (1 нче кушымта).

2. Килештерү комиссиясе эшчәнлеге тәртибен расларга (2 нче кушымта).

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru).

          4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы И.Ә. Кадыйровка йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                      Р.М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 2.14 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International