Карар 04.08.2023 №670 "«2023 елга Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны тукландыруны оештыру турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 31 октябрендәге 979 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

Укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, шулай ук инвалид балаларны социаль яклау максатларында, «Россия Федерациясе субъектларында иҗтимагый хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында» 2021 елның 21 декабрендәге 414-ФЗ номерлы Федераль Закон, «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында»  2004 елның 08 декабрендәге 63-ТРЗ  номерлы Татарстан Республикасы Законына ярашлы рәвештә, «Халыкның җәмәгать туклануын оештыруга санитар-эпидемиологик таләпләр» 2.3/2.4.3590-20 СанПИНның санитар-эпидемиологик кагыйдәләрен һәм нормаларын раслау турында» Россия Федерациясе Баш дәүләт санитар табибының 2020 елның 27 октябрендәге 32 номерлы карары, «Дәүләт мәгариф оешмаларында башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча укучыларны бушлай кайнар туклану белән тәэмин итүгә норматив чыгымнарны һәм башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча укучыларны кайнар туклануның уртача бәясен раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 14 сентябрендәге 991 номерлы карары, «Дәүләт мәгариф оешмаларында башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча укучыларны бушлай кайнар туклану белән тәэмин итүгә норматив чыгымнарны һәм башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча укучыларны кайнар туклануның уртача бәясен раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 14 сентябрендәге 991 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 03 октябрендәге 1065 номерлы карары, «2023 елга айлык акчалата һәм башка төр түләүләр турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 01 сентябрендәге 934 номерлы карары нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1. 2023 елга Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны тукландыруны оештыру турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 31 октябрендәге 979 номерлы карарына  түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

- 1.3 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

"Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм инвалид балаларны ике тапкыр түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итү."

 

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                 Р. М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.06 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International