Карар 29.08.2023 №740 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә реклама конструкцияләрен урнаштыру схемасын раслау турында"

«Реклама турында» 2006 елның 13 мартындагы 38-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру чаралары турында» 2013 елның 30 ноябрендәге 939 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган җир кишәрлекләрендә, шулай ук Татарстан Республикасы милкендә яки муниципаль милектә булган биналарда яки башка күчемсез милектә, милек формасына карамастан, реклама конструкцияләрен урнаштыру схемаларын алдан килештерү тәртибенә  һәм аңа кертелгән үзгәрешләргә ярашлы рәвештә, «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә реклама конструкцияләрен урнаштыру схемасы проектын килештерү турында» Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2023 елның 04 августындагы 6201 номерлы хаты нигезендә, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1. Арча муниципаль районы территориясендә реклама конструкцияләрен урнаштыру схемасын расларга (1 нче кушымта).

2. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә реклама конструкцияләрен урнаштыру схемасын раслау турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2014 елның 21 августындагы 888 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп  торуны үз өстемә алам.

 

 

Җитәкче                                                                               Р. М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 5.42 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International