Карар 02.10.2023 №838 "Балаларга өстәмә белем бирү һәм спорт мәктәпләре муниципаль мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын үстерүгә һәм ныгытуга бюджеттан тыш акчалар җәлеп итү турында"

Арча муниципаль районы балаларының һәм халкының ялын оештыру өчен шартлар тудыру, өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту максатыннан, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

  1. Арча муниципаль районының балаларга өстәмә белем бирү һәм спорт мәктәпләре муниципаль мәгариф учреждениеләренә алар белән төзелгән шартнамәләр нигезендә килә торган физик һәм (яки) юридик затларның максатчан кертем акчаларын Арча муниципаль районы бюджетыннан муниципаль йөкләмәне үтәүне финанс ягыннан тәэмин итү буенча факттагы чыгымнарны каплауга юнәлдерүне тәкъдим итәргә.
  2. Арча муниципаль районының  балаларга өстәмә белем бирү һәм  спорт мәктәпләре  муниципаль мәгариф учреждениеләренә ремонт эшләрен башкаруга, эшчәнлекнең социаль әһәмиятле төрләрен гамәлгә ашыруга, оешмаларны төзекләндерүгә, гамәлгә ашырыла торган эшчәнлек кысаларында аларны җиһазлау һәм инвентарь белән тәэмин итүгә ирекле иганәләр (физик һәм (яисә) юридик затларның максатчан кертемнәрен) файдалануны тәкъдим итәргә.
  3. Халыкка күрсәтелә торган түләүле хезмәтләргә тарифлар күләмен кушымта нигезендә расларга.
  4.  Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының түбәндәге карарларын үз көчен югалткан дип танырга:

- «Балаларга  өстәмә белем бирү һәм спорт мәктәпләре муниципаль мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын үстерүгә һәм ныгытуга бюджеттан тыш акчалар җәлеп итү турында» 2020 елның 24 августындагы 625 номерлы карарын;

- «Балаларга  өстәмә белем бирү һәм спорт мәктәпләре муниципаль мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын үстерүгә һәм ныгытуга бюджеттан тыш акчаларны җәлеп итү турында» 2020 елның 24 августындагы 625 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2021 елның 25 октябрендәге 1088 номерлы карарын.

5. Әлеге карар басылып чыккан вакыттан үз көченә керә һәм 2023 елның 01 сентябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

6. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

  1. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Ш. Вафинага йөкләргә.

 

 

Җитәкче                                                                                                 Р.М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 4.00 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International