Карар 10.10.2023 №859 "«Бинаны торак бина, торак бинаны яшәү өчен яраксыз, күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешле, бакча йортын торак йорт яки торак йортны бакча йорты дип тану буенча ведомствоара комиссия төзү турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 020 елның 18 декабрендәге 1035 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 28 гыйнварындагы 47 номерлы «Бинаны торак бина, торак бинаны яшәү өчен яраксыз, күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешле, бакча йортын торак йорт яки торак йортны бакча йорты дип тану турыда нигезләмә» карарына ярашлы рәвештә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1. «Бинаны торак бина, торак бинаны яшәү өчен яраксыз, күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешле, бакча йортын торак йорт яки торак йортны бакча йорты дип тану буенча ведомствоара комиссия төзү турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2020 елның 18 декабрендәге 1035 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. Бинаны торак бина, торак бинаны яшәү өчен яраксыз, күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешле, бакча йортын торак йорт яки торак йортны бакча йорты дип тану буенча ведомствоара комиссия составын әлеге карарга кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru).

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                Р. М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 720.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International