Карар 16.10.2023 №872 "2024 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының норматив чыгымнарын раслау турында"

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273 номерлы Россия Федерациясе Законының 99 статьясы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясының 1 өлешенең 11 пункты нигезендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

  1.  2024 елга  кушымта нигезендә түбәндәгене  расларга:

Арча муниципаль районының гомуми белем бирү оешмалары һәм гомуми белем бирү интернат-мәктәпләре каршындагы интернатларда тәрбияләнүчеләрне матди карап тотуга норматив чыгымнарны.

  1. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының финанс-бюджет палатасы» МКУнә әлеге карарның 1 пункты белән расланган мәгариф оешмаларының норматив чыгымнары нигезендә мәгариф оешмаларын финанслауны тәэмин итәргә.
  1. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
  2. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә һәм 2024 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
  3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Ш. Вафинага йөкләргә.

 

Башкарма

комитет җитәкчесе                                                                          Р. М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 894.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International