Карар 19.10.2023 №891 "2023 елның IV кварталына Арча муниципаль районы буенча 1 квадрат метр торак мәйданының уртача базар бәясен раслау турында"

Арча муниципаль районында «Татарстан Республикасы бәяләүчеләре берлеге» коммерцияле булмаган партнерлыгы тарафыннан торак урыннарның 1 квадрат метры бәясенең уртача күрсәткечен билгеләү буенча тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча («Татарстан Республикасы Бәяләүчеләр берлеге» коммерцияле булмаган партнерлыгының «Бәяләр диапазонын билгеләү турында» 2022 елның 27 нче гыйнварындагы 17 номнрлы хаты) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 03 октябрендәге 888 номерлы карары белән расланган «2020-2025 елларга Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» дәүләт программасының «2020-2025 елларга Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәт күрсәтүләре белән тәэмин итү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру максатыннан Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

            1. Барлык категория гражданнар өчен федераль бюджет акчалары исәбеннән торак сатып алуга (төзүгә) бирелә торган социаль түләүләр күләмен исәпләп чыгару өчен Арча муниципаль районы буенча 2023 елның IV кварталына торак мәйданының 1 квадрат метрының уртача базар бәясен  54270  (илле дүрт мең ике йөз җитмеш) сум күләмендә расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru/) бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru/) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Ш. Вафинага йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                               Р. М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 652.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International