Карар 19.10.2023 №890 "«2023 елга юл фонды акчалары исәбеннән Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының гомуми кулланылыштагы җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында юл эшләренең муниципаль программасын раслау турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның 25 апрелендәге 466 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

“Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

  1. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның 25 апрелендәге 466 номерлы карары белән расланган 2023 елга муниципаль юл фонды акчалары исәбеннән гомуми файдаланудагы җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында юл эшләренең муниципаль программасына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 2023 елга юл фонды акчалары исәбеннән Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының гомуми кулланылыштагы җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында юл эшләренең муниципаль программасының "2023 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларда юл эшләре программасына кертелгән җирле әһәмияттәге объектлар исемлеге" дигән кушымтасын  әлеге карарга кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгына йөкләргә.

 

Җитәкче                                                                                  Р.М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.58 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International