Карар 23.10.2023 №910 "Махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның гаиләләренә (гаилә әгъзаларына) өстәмә ярдәм чаралары турында"

Махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның, Россия Федерациясе Милли гвардиясендә хезмәт итүче хәрбиләр һәм затларның, Татарстан Республикасында формалаштырылган "Алга" һәм "Тимер" батальоннарында хәрби хезмәт үтәүче гражданнарның, махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларны үз теләге белән үтәүче гражданнарның, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, Махсус хәрби операция уздыру зонасына командировкага җибәрелгән Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләренең, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашу нәтиҗәсендә һәлак булган (үлгән) югарыда күрсәтелгән категорияләр  гражданнарның гаиләләренә (гаилә әгъзаларына) өстәмә ярдәм күрсәтү максатыннан,  «Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан итү турында» Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 21 сентябрендәге 647 номерлы Указы, «Хәрби хезмәткә чакырылган Россия Федерациясе гражданнарының гаиләләренә ярдәм итүнең өстәмә чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 20 октябрендәге 1122 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1. Махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның, Россия Федерациясе Милли гвардиясендә хезмәт итүче хәрбиләр һәм затларның, Татарстан Республикасында формалаштырылган "Алга" һәм "Тимер" батальоннарында хәрби хезмәт үтәүче гражданнарның, махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларны үз теләге белән үтәүче гражданнарның, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, Махсус хәрби операция уздыру зонасына командировкага җибәрелгән Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләренең, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашу нәтиҗәсендә һәлак булган (үлгән) югарыда күрсәтелгән категория  гражданнарның гаиләләренә (гаилә әгъзаларына) түбәндәге өстәмә ярдәм чараларын билгеләргә:

1.1. Мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы Арча муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә баланы карау һәм тәрбияләү өчен ата-аналардан (законлы вәкилләрдән) алына торган түләүдән азат итү.

1.2. Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучы 1-11 сыйныф укучыларын ике тапкыр кайнар ризык (иртәнге аш, төшке аш) белән бушлай тәэмин итү.

1.3. Көндезге лагерьларда ата-ана взносын түләүдән азат итү.

1.4. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» МУ карамагындагы учреждениеләрдә өстәмә белем бирү программалары буенча дәресләрне (түгәрәкләр, секцияләр һәм башка шундый  дәресләрне) бушлай бирү.

1.5. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе» МУ, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге карамагындагы учреждениеләрдә дәресләрне (түгәрәкләр, секцияләр һәм башка шундый дәресләрне), шулай ук чаңгы, тимераяк һәм велосипедларны прокатка бушлай бирү;

1.6. Бала туганда 25000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү бирү.

2. Әлеге карарда каралган ярдәм чараларын күрсәтү махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның, Россия Федерациясе Милли гвардиясендә хезмәт итүче хәрбиләр һәм затларның, Татарстан Республикасында формалаштырылган "Алга" һәм "Тимер" батальоннарында хәрби хезмәт үтүче гражданнарның, махсус хәрби операция уздыру зонасына командировкага җибәрелгән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләренең хәрби хезмәтне үтү чорында, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашу нәтиҗәсендә һәлак булган (үлгән) югарыда күрсәтелгән категория гражданнарның гаиләләренә (гаилә әгъзаларына)(алга таба-гаиләләр) хәрби комиссариат белешмәсе нигезендә башкарыла.

3. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының финанс-бюджет палатасы» МКУнә (С.П. Галимова) махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның, Россия Федерациясе Милли гвардиясендә хезмәт итүче хәрбиләр һәм затларның, Татарстан Республикасында формалаштырылган "Алга" һәм "Тимер" батальоннарында хәрби хезмәт үтүче гражданнар, махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларны ирекле үтәүчеләрнең, махсус хәрби операция уздыру зонасына командировкага җибәрелгән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләренең Арча муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә белем алучы балаларына, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашу нәтиҗәсендә һәлак булган (үлгән) югарыда күрсәтелгән категория гражданнарның гаиләләренә (гаилә әгъзаларына) өстәмә ярдәм чараларын финанслауны тәэмин итәргә.

4. Әлеге карарның гамәлдә булуы 2022 елның 1 октябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

5. Карар рәсми  басылып чыкканнан соң үз көченә керә.

6. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының түбәндәге карарларын үз көчен югалткан дип танырга:

- «Татарстан Республикасы Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариаты тарафыннан өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган Арча муниципаль районы хәрбиләренең гаиләләренә һәм иреклеләргә ярдәм итүнең өстәмә чаралары турында»2022 елның 09 ноябрендәге 1001 номерлы карарын;

- «Татарстан Республикасы Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариаты тарафыннан өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган Арча муниципаль районы хәрби хезмәткәрләре гаиләләренә ярдәм итүнең өстәмә чаралары турында» Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2022 елның 9 ноябрендәге 1001 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында»2022 елның 9 декабрендәге 1161 номерлы карарын.

7. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru).

8. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Ш. Вафинага йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                              Р.М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 2.02 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International