Карар 16.11.2023 №965 "2024 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль өлкәсендә закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян (зарар) килү куркынычын профилактикалау программасын раслау турында"

«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законның 44 статьясы, «Контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян (зарар) килү куркынычын профилактикалау программасын  эшләү һәм раслау кагыйдәләрен раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 25 июнендәге 990 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Башкарма комитеты  карар бирә:

1. 2024 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль өлкәсендә закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян (зарар) килү куркынычын профилактикалау программасын кушымта нигезендә расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru).

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары  И.Ә.Галимуллинга йөкләргә.

 

 

 

Җитәкче                                                                                                  Р.М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 5.18 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International