Карар 17.11.2023 №992 "2024 елга Арча муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны тукландыруны оештыру турында"

Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларга баланслы кайнар туклану нормаларын үтәүне тәэмин итү максатларында, «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 29.12.2012 ел, 273–ФЗ номерлы Федераль Законга, «Дәүләт мәгариф оешмаларында башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча белем алучыларны түләүсез кайнар туклану белән тәэмин итү һәм кайнар туклануның уртача бәясенең норматив чыгымнарын раслау хакында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 04.09.2023 ел, № 1066 карары, «2024-2026 елларга айлык акчалата һәм башка төр түләүләр турында» 07.09.2023 № 1099 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына нигезләнеп,  Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

        1. Гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә:

        1.1. 2024 елның 1 гыйнварыннан Арча муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләрендә төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укучыларны кайнар тукландыруны уку чорында 9,20 сум күләмендә субсидиядән (көн саен) һәм 47,25 сум күләмендә ата-ана түләүеннән (көн саен) торган суммага оештырырга.

1.2.     Төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укучы 4 һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр балаларын, ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны 9,20 сум күләмендә субсидия һәм 47,25 сум күләмендә җирле бюджет акчалары хисабына кайнар тукланудыруны оештырырга.

1.3. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балаларны бушлай ике тапкыр кайнар туклану белән тәэмин итәргә.

1.4.  2024 елның 1 гыйнварыннан Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча укучыларга көненә бер укучыга 66,76 сум күләмендә түләүсез кайнар туклану оештырырга.

1.5.     Составында 4 һәм аннан да күбрәк баласы  булган гаиләләрдәге укучылар, ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм инвалид балалар өчен  бушлай кайнар туклану рәвешендә социаль ярдәм күрсәтү тәртибе турында локаль-хокукый акт кабул итәргә.

2.  Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Мәгариф идарәсе" муниципаль бюджет учреждениесенә (Р. Д. Мөхәмәдияров) тәэмин итәргә:

-укучыларны кайнар тукландыруны оештыруга бүлеп бирелгән акчаларны максатчан куллануны һәм исәпкә алуны контрольдә тоту;

- туклану нормаларын һәм сыйфатын үтәүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту;

- гомуми белем бирү учреждениеләренең  азык-төлек белән өзлексез тәэмин ителешен координацияләү һәм контрольдә тоту.

3.         Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының финанс-бюджет палатасы  МКУнә (С.П. Галимова) гомуми белем бирү учреждениеләренең барлык укучылары өчен уку вакытында кайнар туклануны оештыру белән бәйле чыгымнарны финанслауны 2024 елга Арча муниципаль районы бюджетында каралган бюджет ассигнованиеләре чикләрендә гамәлгә ашырырга.

4. Әлеге карар нигезендә социаль ярдәм чаралары күрсәтүче органнар күрсәтелгән чаралар турында мәгълүматны Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм ЕГИССО операторы билгеләгән тәртиптә һәм күләмдә бердәм дәүләт социаль тәэмин итү системасын (алга таба - ЕГИССО) кулланып җиткерүне тәэмин итә.

5.         Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «2023 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны тукландыруны оештыру турында» 31.10.2022 №979 карарын һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «2023 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны тукландыруны оештыру турында»31.10.2022 №979 карарына үзгәрешләр кертү хакында» 04.08.2023 №670 карарын үз көчен югалткан дип  танырга.

6. Карар 2024 елның 01 гыйнварыннан үз көченә керә.

7. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru/) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru/).

8. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                              Р.М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.50 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International