Карар 20.12.2023 №1196 "«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында финанс-бюджет өлкәсендә контроль вәкаләтләрен гамәлгә ашыру тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 29 октябрендәге 822 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

1992 елның 06 ноябрендәге Татарстан Республикасы Конституциясенең  9 статьясы нигезендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

           1. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында финанс-бюджет өлкәсендә контроль вәкаләтләрен гамәлгә ашыру тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 29 октябрендәге 822 номерлы карарына (Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2020 елның 15 апрелендәге 302 номерлы, 2023 елның 09 мартындагы 253 номерлы карарлары белән кертелгән үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

- Финанс контролен гамәлгә ашыру Тәртибенең 5 пунктында «Татарстан Республикасы Президенты» сүзләрен «Татарстан Республикасы Рәисе» сүзләренә алмаштырырга

          2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.

 

Җитәкче                                                                                                    Р.М.Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 573.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International