Карар 22.12.2023 №1205 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнары вәкаләтләренә кертелгән социаль өлкәдә муниципаль хезмәт күрсәтүләргә муниципаль социаль заказлар формалаштыру тәртибе, аларның үтәлеше турында хисап формалаштыру формалары һәм сроклары турында"

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Социаль өлкәдә дәүләт (муниципаль) хезмәт күрсәтүләргә дәүләт (муниципаль) социаль заказы турында» 2020 елның 13 июлендәге 189-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары (җирле үзидарә органнары) тарафыннан социаль өлкәдә дәүләт хезмәтләре күрсәтүне оештыру турында карарлар кабул итүгә гомуми таләпләрне раслау хакында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 13 октябрендәге  1678 номерлы карары, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

 

  1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнары вәкаләтләренә кертелгән социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә муниципаль социаль заказлар формалаштыру тәртибен 1 нче кушымта нигезендә расларга.

2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнары вәкаләтләренә кертелгән социаль өлкәдә муниципаль хезмәт күрсәтүләргә муниципаль социаль заказның үтәлеше турында хисап формасын 2 нче кушымта нигезендә расларга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.

          5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

 

            Җитәкче                                                                                             Р.М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 14.49 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International