Карар 21.12.2023 №1199 "2024 елга Арча муниципаль районында балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру турында"

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2019-2025 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү» дәүләт программасын раслау турында» 2019 елның 05 мартындагы 158 номерлы карары белән расланган «2019 - 2025 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү» дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 13 декабрендәге 1023 номерлы карарын үтәү йөзеннән һәм  2024 елда балачакны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру, балаларның, яшьләрнең ялын һәм сәламәтләнүен оештыру, аларны эш белән тәэмин итү өчен кирәкле шартлар тудыру,  мәктәп каникуллары вакытында аларны эш белән тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1. Кушымта итеп бирелгән түбәндәгеләрне расларга:

- «2024 елга Арча муниципаль районында балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру» муниципаль программасын (1 нче кушымта);

- Арча муниципаль районы балаларының һәм яшьләренең ялын, сәламәтләнүен оештыру тәртибен (2 нче кушымта);

- Арча муниципаль районы балаларының һәм яшьләренең ялын, сәламәтләнүен оештыру буенча район ведомствоара комиссия (алга таба-район ведомствоара комиссия) турында нигезләмәнене  (3 нче кушымта);

- район ведомствоара комиссия составын   (4 нче кушымта).

2. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәгариф идарәсе» МУнә, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән берлектә, районның урта һәм төп мәктәпләре базасында көндезге ял итү лагерьлары оештырырга, аларда ял итү өчен шартлар тудырырга, Татарстан Республикасы бюджеты, җирле бюджет акчаларын, ата-аналар акчаларын җәлеп итәргә.

3. Гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә лагерьларны вакытында кадрлар белән тәэмин итәргә, походлар һәм экскурсияләр вакытында балаларның сәламәтлеген һәм иминлеген саклауга аерым игътибар бирергә.

4. Көндезге мәктәпкәчә лагерьларны финанслау Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән 4086,4 мең сум, шул исәптән җәйге лагерьларны - 3582,8 мең сум һәм кышкы лагерьларны - 503,6 мең сум итеп тәэмин итәргә. Шулай ук җирле бюджет хисабына  41,2 мең сум, шул исәптән җәйге - 36,2 мең сум, кышкы - 5,1 мең сум.

5. Җәйге чорда  мәктәп яны лагерьларында сменаның дәвамлылыгын 21 көн, ата-аналар акчалары - 638,6 мең сум; кышкы чорда 7 көн, ата-аналар акчалары - 89,8 мең сум тәшкил итүен билгеләргә.

6. Түбәндәгеләрне оештырырга:

- Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасынд 20 кешегә исәпләнгән район «Азимут» чатыр лагере. Лагерьны финанслауны Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән 165,8 мең сум, җирле бюджет акчалары исәбеннән 1,7 мең сум һәм ата-аналар акчалары исәбеннән 29,5 мең сум күләмендә  гамәлгә ашырырга;

- районның алты гомуми белем бирү мәктәбе базасында 200 кешегә көндезге ял һәм хезмәт лагерьлары. Лагерьларны финанслауны Татарстан Республикасы бюджеты чаралары исәбеннән 866,1 мең сум һәм җирле бюджет исәбеннән 13,3 мең сум күләмендә гамәлгә ашырырга.

7. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә тәэмин итәргә:

- оештырылган лагерьларда балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру: законнар нигезендә үткәрелә торган 6 нчы Арча урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 20 кешелек «Азимут» район чатыр лагеренда һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгынының балалар  ял оешмаларында;

-физкультура-сәламәтләндерү чаралары;

- яшүсмерләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән чаралар.

8. Авыр тормыш хәлендә калган балаларны стационар сәламәтләндерү лагерьларына җибәрергә. Сәфәрне оештыру өчен 435,1 мең сум күләмендә Татарстан Республикасы бюджеты акчаларын карарга.

9. Балаларның ялын оештырганда түбәндәгеләрне тәэмин итәргә:

-беренче чиратта ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, инвалид балалар, аз тәэмин ителгән, күпбалалы һәм тулы булмаган гаиләләрдәге балалар, качаклар һәм мәҗбүри күченүчеләр гаиләләре балалары, кораллы бәрелешләрдә зыян күргән хәрби хезмәткәрләр балалары ялын, сәламәтләнүен, мәшгульлеген оештыруны;

- каникуллар вакытында балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча өстәмә чаралар күрүне;

-  оештырылган ял, сәламәтләнү һәм эш белән  социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балаларны күбрәк санда  тәэмин итү өчен шартлар тудыруны;

-балаларның ял учреждениеләрен яңа пешкән азык-төлек товарлары, шул исәптән  яңа корановирус инфекциясе шартларында витаминлы җиләк-җимеш продукциясе, дару препаратлары, антисептиклар һәм индивидуаль саклану чаралары, медицина җиһазлары, һаваны зарарсызландыру приборлары һәм янгынга каршы куркынычсызлык чаралары белән тәэмин итүне;

- хокук тәртибен тәэмин итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен саклау өчен хосусый сак предприятиеләрен җәлеп итүне;

- Татарстан Республикасы бюджетыннан туклануга, дератизациягә, антисептиклар, битлекләр, перчаткалар белән тәэмин итүгә бүлеп бирелгән акчаларны.

Ата-аналарның акчалата кертемнәрен канцелярия һәм хуҗалык товарлары белән тәэмин итүгә җибәрергә.

12. Санитар-эпидемиологик чаралар комплексын, балаларның хокук тәртибен, санитар-экологик һәм янгынга каршы иминлекне тәэмин итүгә юнәлдерелгән чараларны хезмәткәрләр өчен битлек режимын үтәү, барлык катнашучыларга көндәлек термометрия юлы белән  эшләргә һәм уздырырга.

13. Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Арча, Биектау, Әтнә, Балтач районнары территориаль бүлеге хезмәтләренең тиешле рөхсәтеннән башка барлык төрдәге сәламәтләндерү лагерьларын ачуга юл куймаска.

14. Түбәндәгеләрне тәкъдим итәргә:

а) «Арча үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенә:

- сәламәтләндерү учреждениеләрен медицина кадрлары белән тәэмин итәргә;

- балаларны сәламәтләндерү учреждениеләренә эшкә җибәрелә торган персоналны укудан һәм каникулдан буш вакытта эшкә урнаштырганда, балигъ булмаганнарга медицина тикшерүләрен оештыруны тәэмин итәргә;

б) Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районындагы бүлегенә балаларны транспорт белән йөртүнең иминлеген һәм районның сәламәтләндерү учреждениеләрендә хокук тәртибен тәэмин итәргә;

в) Арча шәһәр һәм авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнарына 2024 елның 10 апреленә кадәр үзләренең утырышларында җәйге ял мәсьәләсе буенча фикер алышырга, конкрет чаралар эшләргә һәм расларга.

15.  Башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә:

- балалар һәм яшүсмерләр белән спорт һәм ялны  оештыру өчен яшәү урыны буенча спорт залларының, стадионнарның,  мәйданчыкларның эшчәнлеген тәэмин итәргә;

-туристлык-экскурсия эшен активлаштырырга.

16. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru/) һәм Арча районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru/).

17. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

Җитәкче                                                                                  Р. М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 11.62 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International