Карар 28.12.2023 №1234 "«2021-2025 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы балаларына һәм яшьләренә патриотик тәрбия бирү» муниципаль программасын раслау турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 22.01.2021 №31 карарына (29.12.2022 №1160 үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү хакында"

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Россия Федерациясе законы нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

  1. «2021-2025 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы балаларына һәм яшьләренә патриотик тәрбия бирү» муниципаль программасын раслау турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 22.01.2021 №31 карарына (29.12.2022 №1160 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
    1. Исемендә «2021-2025» саннарын «2021-2026» саннарына алмаштырырга;
    2. «2021-2026 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы балаларына һәм яшьләренә патриотик тәрбия бирү» муниципаль программасын яңа редакциядә бәян итәргә.
  2. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының ФБП» МКУ нә тәкъдим итәргә:

2.1. Программаны бу максатларга җирле бюджетта каралган ассигнованиеләр чикләрендә финанслауны гамәлгә ашырырга.

2.2. Арча муниципаль районы бюджетын формалаштырганда чираттагы финанс елында муниципаль программа чараларны финанслау күләмнәрен җыелма бюджет язмасына кертергә.

3. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә муниципаль программа чараларын гамәлгә ашыруны координацияләүне тәэмин итәргә.                                               

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарына йөкләргә.

 

Башкарма

комитет җитәкчесе                                                                                  Р.М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 4.52 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International