Карар 29.12.2023 №1244 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесе үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәрләренә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәдәният идарәсе» муниципаль учреждениесе үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәрләренә һәм үзәкләштерелгән бухгалтериягә техник тәэмин итүне һәм хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы хезмәткәрләргә хезмәт хакын түләүне оештыру һәм шартлары турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның 12 гыйнварындагы 5 номерлы карарына (26.05.2023 ел, № 521 үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү хакында"

Социаль гарантияләрне тәэмин итү һәм үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәрләренең хезмәт хакын камилләштерү максатыннан, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесе үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәрләренә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәдәният идарәсе» муниципаль учреждениесе үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәрләренә һәм үзәкләштерелгән бухгалтериягә техник тәэмин итүне һәм хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы хезмәткәрләргә хезмәт хакын түләүне оештыру һәм шартлары турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның 12 гыйнварындагы 5 номерлы карарына (26.05.2023 ел, №521 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.Үзәкләштерелгән бухгалтерияне техник тәэмин итүне һәм хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы хезмәткәрләргә хезмәт хакы турында нигезләмәнең 7 абзацын (2 нче кушымта) түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

Эшнең катлаулылыгы һәм киеренкелеге өчен айлык тариф ставкасының 25 процентыннан артмаган күләмдә айлык тариф ставкасына айлык өстәмә.

2. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә һәм 2024 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.

 

Җитәкче                                                                                       Р. М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 878.6 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International