Карар 15.01.2024 №5 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә реклама конструкциясе мәгълүмат кырының бер квадрат метрын уртача базар бәясен раслау турында"

Арча муниципаль районы территориясендә реклама конструкцияләрен урнаштыруга һәм эксплуатацияләүгә килешүләр төзү хокукына аукционнар әзерләү һәм үткәрү максатыннан, «Реклама турында» 2006 елның 13 мартындагы 38-ФЗ номерлы Федераль законның 19 статьясы, «Арча муниципаль районы территориясендә реклама конструкцияләрен урнаштыру тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» 2021 елның 20 апрелендәге 64 номерлы Арча муниципаль районы Советы карары, «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә реклама конструкциясен урнаштыруга һәм эксплуатацияләүгә шартнамә төзү хокукына ачык аукцион үткәрү тәртибе турында» 2023 елның 14 октябрендәге 247 номерлы Арча муниципаль районы Советы карары нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә реклама конструкциясе мәгълүмат кырының бер квадрат метрын уртача базар бәясен (Р параметры - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә реклама конструкциясен урнаштыруга һәм эксплуатацияләүгә килешү буенча түләүнең башлангыч (минималь) күләмен исәпләү тәртибе) кушымта нигезендә расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы И.М. Хәсәновка йөкләргә.

 

 

Җитәкче                                                                                        Р. М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 869.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International