Карар 25.01.2024 №31 "«Арча муниципаль районында хезмәтне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында» 2021 елның 27 декабрендәге 2274 номерлы Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карарына (2022 елның 29 апрелендәге 325 номерлы үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү хакында"

Кадрлар үзгәрүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. «Арча муниципаль районында хезмәтне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында» 2021елның 27 декабрендәге 2274 номерлы Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карары (2022 елның 29 апрелендәге 325 номерлы  үзгәрешләр белән) белән расланган хезмәтне саклау буенча район координация советы (алга таба - Координация советы) составына үзгәрешләр кертергә һәм аны кушымта нигезендә яңа редакциядә расларга.

2. Әлеге карарны «Интернет» челтәрендә  Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вафина Эльвира Шамилевнага йөкләргә.

 

Җитәкче                                                                                           Р. М. Гатиятов                                                                                     

 

 

 

 

 

 

 

 ТР Арча муниципаль районы Башкарма комитетының

"____"________2024 ел, №___карарына 1 нче кушымта

 

Хезмәтне саклау буенча координация советы

 СОСТАВЫ

 

Вафина Эльвира Шамилевна

- Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Координация советы рәисе;

 

Фазылҗанова

Гүзәл Ренатовна

- Арча районының "Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" ДКУ әйдәп баручы инспекторы -Координация советы секретаре (килешү буенча).

Совет әгъзалары:

 

 

Ибраһимова Динә Мансуровна

- Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Арча муниципаль районында социаль яклау бүлеге башлыгы (килешү буенча);

 

Нәбиуллин Илшат Миңнегалиевич

- Арча муниципаль районы Башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча белгече;

 

Хаҗиев Динар

Данилович

- РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсенең Арча районара тикшерү бүлеге җитәкчесе (килешү буенча);

Баһавиев

Айдар Рашатович

- Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге башлыгы (килешү буенча);

 

Абдуллин Ленар

Илсурович

 

- Арча муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы (килешү буенча);

 

Гафурова

Эльмира Шәйхулловна

-  Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең 8 нче филиалы вәкаләтле вәкиле (килешү буенча);

Галимова

Светлана Петровна

- Арча муниципаль районының финанс-бюджет палатасы җитәкчесе;

 

Гыйбадуллина Гөлфия Мансуровна

- Арча районының "Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" ДКУ директоры (килешү буенча);

 

 

Юзаев

Искәндәр Илнарович

- Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Федераль ПСО 7 ПСЧ (килешү буенча) башлыгы;

 

Хәсәнов Илнур

Мәхмүтович

- Арча муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы;

 

Харисов

Вакыйф Вагыйзович

 

- Арча муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы рәисе (килешү буенча);

 

Мифтахетдинова Надия Равилевна

- Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Арча муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе (килешү буенча);

 

Салкова

Эльвира Валентиновна

- Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең Арча, Биектау, Әтнә, Балтач муниципаль районнары  территориаль бүлеге башлыгы (килешү буенча).

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.40 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International