Кадрлар үзгәрү сәбәпле, Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. «Арча муниципаль районында СПИДка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссия төзү турында» Арча муниципаль районы башкарма комитетының 07.04.2011ел № 308 карары белән төзелгән Арча муниципаль районында СПИД белән көрәш буенча ведомствоара комиссия составына үзгәрешләр кертергә (03.02.2014 ел №80, 10.01.2020 ел №1, 30.12.2020 №1073, 12.01.2022 №2 үзгәрешләр белән) һәм аны кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Ш. Вафинага йөкләргә.
Җитәкче Р.М. Гатиятов