Карар 08.02.2024 №82 "«Арча муниципаль районында физик культура һәм спорт өлкәсендә белем һәм күнекмәләр дәрәҗәсен бәяләүгә таләпләрне, сынау төрләрен (тестларны), нормативларны үтәү буенча үзәк төзү турында» 2020 елның 5 июнендәге 433 номерлы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карарына үзгәрешләр кертү хакында"

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 11 июнендәге 540 номерлы карары белән расланган «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы турында нигезләмәнең 26 пунктына, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгында 2015 елның 26 февралендәге 36215 номер белән теркәлгән «Физик культура һәм спорт өлкәсендә белем һәм күнекмәләр дәрәҗәсен бәяләүгә таләпләрне, сынау төрләрен (тестларны), нормативларны үтәү буенча үзәкләр төзү һәм алар турындагы нигезләмәне раслау хакында» Россия Федерациясе Спорт министрлыгының 2014 елның 01 декабрендәге 954/1 номерлы боерыгына, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә ашыру турында» 2014 елның 04 сентябрендәге 1763-р номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына нигезләнеп,  Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1. «Арча муниципаль районында физик культура һәм спорт өлкәсендә белем һәм күнекмәләр дәрәҗәсен бәяләүгә таләпләрне, сынау төрләрен (тестларны), нормативларны үтәү буенча үзәк төзү турында» 2020 елның 5 июнендәге 433 номерлы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 1 пункттаа «Арча  муниципаль районы «Арча» спорт мәктәбе» МБУ» сүзләрен «Арча  муниципаль районы «Арча» спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү МБУ» сүзләренә алмаштырырга;

1.2. 2 пункттаа «Арча  муниципаль районы «Арча» спорт мәктәбе» МБУ» сүзләрен «Арча  муниципаль районы «Арча» спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү МБУ» сүзләренә алмаштырырга;

1.3. 2 нче, 3 нче, 4 нче кушымталарда 1 пункттаа «Арча  муниципаль районы «Арча» спорт мәктәбе» МБУ» сүзләрен «Арча  муниципаль районы «Арча» спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү МБУ» сүзләренә алмаштырырга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru/) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru/) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарына йөкләргә.

 

 

Җитәкче                                                                                              Р. М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 989.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International