Карар 20.02.2024 №129 "Җирле, районара, республика дәрәҗәсендәге физкультура-савыктыру, спорт чаралары һәм күнегүләрнең календарь планына кертелгән физкультура-савыктыру һәм спорт чараларын үткәрүгә чыгымнар нормаларын раслау турында"

«Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының календарь планына кертелгән физкультура-савыктыру, спорт чараларын һәм күнегүләр үткәрүгә чыгымнар нормативларын раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 19 мартындагы 160 номерлы карары нигезендә һәм җирле, районара дәрәҗәдәге физкультура-савыктыру спорт чараларын һәм күнегүләр үткәрүгә чыгым нормаларын тәртипкә салу максатыннан, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

  1. Кушымта итеп бирелгән түбәндәгеләрне расларга:

- физкультура-савыктыру, спорт чараларын һәм күнегүләр уздырганда спортчыларны, тренерларны һәм белгечләрне тукландыру чыгымнары нормаларын (1 нче кушымта);

- физкультура-савыктыру, спорт чараларын һәм күнегүләр үткәргәндә спортчыларны, тренерларны һәм башка катнашучыларны  яшәп тору урыны белән тәэмин итү чыгымнары нормаларын (2 нче кушымта);

- спорт чараларына хезмәт күрсәткән өчен спорт хөкемдарларына түләү чыгымнары нормаларын (3 нче кушымта);

2. Әлеге карарны гамәлгә ашыру белән бәйле чыгымнарны финанслау тиешле финанс елына Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге буенча каралган бюджет ассигнованиеләре хисабына башкарыла дип билгеләргә.

3. «Җирле, районара, республика дәрәҗәсендәге физкультура-савыктыру һәм спорт чараларының календарь планына кертелгән физкультура-савыктыру, спорт һәм тренировка чараларын үткәрүгә чыгымнар нормаларын раслау турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 06 августындагы 659 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

4. Әлеге карар 2024 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

5. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

6. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Э.Ш.Вафинага йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы

башкарма комитеты җитәкчесе                                                      Р. М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 2.56 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International