Карар 21.02.2024 №139 "«2015-2025 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» муниципаль программасын раслау турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2014 елның 24 декабрендәге 1243 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш системасын камилләштерү максатыннан һәм «2015-2025 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасын раслау турында» 2014 елның 19 июлендәге 512 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2023 елның 18 сентябрендәге 577 номерлы Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1. «2015-2025 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» муниципаль программасын раслау турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2014 елның 24 декабрендәге 1243 номерлы карарына (01.06.2016 №653, 17.09.2018 № 859, 18.03.2019 № 140, 11.09.2019  № 716, 2020.07.2020 №537, 24.08.2021 №605, 12.10.2021 №852, 26.07.2022 №698 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. Карар исемендә «2015-2025 еллар» сүзләрен «2015-2026 еллар» сүзләренә алмаштырырга;

1.2. «2015-2026 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» муниципаль программасын  кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru/) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru/).

3.      Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.

 

 

Җитәкче                                                                                                 Р.М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 9.13 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International