Карар 22.02.2024 №147 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының дәүләт һәм муниципаль торак фонды торагыннан файдаланган өчен (наем өчен түләү) түләү күләмен һәм торактан файдаланган өчен (наем өчен түләү) түләүнең төп күләмен билгеләү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында"

2004 елның 29 декабрендәге 188-ФЗ номерлы Федераль закон белән расланган Россия Федерациясе Торак кодексына, "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законга ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы дәүләт һәм муниципаль торак фонды торагыннан файдаланган өчен (наем өчен түләү) түләү күләмен һәм торак урыннан файдаланган өчен (наем өчен түләү) түләүнең төп күләмен билгеләү тәртибе турында нигезләмәне (1 нче кушымта) расларга.

2. 2024 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы дәүләт һәм муниципаль торак фонды торагыннан файдаланган өчен (наем өчен түләү) түләү күләмен һәм торактан файдаланган өчен (наем өчен түләү) түләүнең төп күләмен исәпләүне  расларга (2 нче кушымта).

3. - «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы дәүләт һәм муниципаль торак фонды торагыннан файдаланган өчен (наем өчен түләү) түләү күләмен һәм торактан файдаланган өчен (наем өчен түләү) түләүнең төп күләмен билгеләү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» 2023 елның 10 мартындагы 277 номерлы»;

- «Дәүләт һәм муниципаль торак фонды торагын социаль наем шартнамәләре һәм наем шартнамәләре буенча  яллаучылар өчен түләү (наем өчен түләү) күләмен билгеләү турында" 2019 елның 20 декабрендәге 1140 номерлы карарын».

 Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карарын үз көчен югалткан дип танырга.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

5. Карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.

6. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ә.Галимуллинга йөкләргә.

 

 

Җитәкче                                                                                        Р.М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 4.32 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International