Карар 08.05.2024 №316 "«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында спорт резервын әзерләүче муниципаль физкультура спорт оешмалары хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 16 мартындагы 184 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

«Татарстан Республикасында спорт резервы әзерләүне гамәлгә ашыручы дәүләт физкультура спорт оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында» 25.09.2018 №853 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү хакында» 17.07.2023 №846 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын үтәү йөзеннән, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирде:

1. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында спорт резервы әзерләүне гамәлгә ашыручы муниципаль физкультура спорт оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында» 16.03.2022 №184 Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карарына (22.12.2022 №1126 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

исемен түбәндәге редакциядә язарга:

«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында спорт әзерлеге буенча өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль оешмалар хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү шартлары турында нигезләмә»;

1 нче пунктның икенче һәм өченче абзацларын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

 Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында спорт әзерлеге буенча өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль оешмалар хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү шартлары турында нигезләмә;

 Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында спорт әзерлеге буенча өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль оешмалар эшчесе, мәдәният, сәнгать һәм кинематография эшчесе  һәм  җитәкчеләре, белгечләре һәм хезмәткәрләре  гомуми тармак һөнәрләренең һөнәри квалификация төркемнәре хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү шартлары турында нигезләмә;

2 - 3  пунктларны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«2. Әлеге карарның 1 пункты нигезендә билгеләнә торган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында спорт әзерлеге буенча өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль оешмалар хезмәткәрләренең хезмәт хакы, алар шул ук квалификацияле эш башкару һәм хезмәткәрләрнең вазыйфаи бурычлары күләмен саклап калу һәм аларны үтәү шартларында, әлеге карар нигезендә хезмәткә түләүнең яңа шартларына күчкән вакытта гамәлдә булган хезмәткә түләү системасы нигезендә түләнә торган хезмәт хакыннан ким булмаска тиеш.

3. Россия Федерациясе Хезмәт кодексы нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы муниципаль физкультура-спорт оешмалары җитәкчеләренә:

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында спорт әзерлеге буенча өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль оешмалар хезмәткәрләренең хезмәт хакы шартларын билгели торган коллектив килешүләргә, килешүләргә, локаль норматив хокукый актларга тиешле үзгәрешләр кертүне тәэмин итәргә.

4. Күрсәтелгән карар белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы муниципаль физкультура спорт оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү шартлары турындагы нигезләмәне яңа редакциядә (кушымта) бәян итәргә;

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында спорт әзерлеге буенча өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль оешмалар эшчесе, мәдәният, сәнгать һәм кинематография эшчесе  һәм  җитәкчеләре, белгечләре һәм хезмәткәрләре  гомуми тармак һөнәрләренең һөнәри квалификация төркемнәре хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү шартлары турында нигезләмәне яңа редакциядә (кушымта) бәян итәргә.

5. Әлеге карар 2023 елның 1 сентябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла дип билгеләргә.

6. Әлеге карарны Татарстан Республикасы  рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://pravo.tatarstan.ru/).

7. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Ш. Вафинага йөкләргә.

 

 Башкарма комитет җитәкчесе                                                  Р.М.Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 5.06 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International