Карар 08.05.2024 №318 "2024 елда күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлауның проект-смета документларын раслау турында"

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 48 статьясының 15 өлеше нигезендә, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31 декабрендәге 1146 номерлы карары белән расланган 2023-2025 елларда Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне капиталь ремонтлау буенча региональ программаны гамәлгә ашыруның кыска сроклы планын раслау турында» 2022 елның 13 декабрендәге 1305 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, смета бәяләрен билгеләү дөреслеген тикшерү буенча  «Татарстан Республикасы Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәяләр формалаштыру идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең уңай бәяләмәсен исәпкә алып, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1. 2024 елда күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлауның проект-смета документларын кушымта нигезендә расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты аппаратының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгына йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы

башкарма комитеты җитәкчесе                                                Р. М. Гатиятов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.72 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International