Карар 13.05.2024 №325 "«2024-2026 елларда Арча муниципаль районында мәгарифне үстерү» муниципаль программасын раслау турында"

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон, «Мәгариф турында» 2013 елның 22 июлендәге 68-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Россия Федерациясе Бюджет кодексы нигезендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты  карар бирә:

  1. «2024-2026 елларда Арча муниципаль районында мәгарифне үстерү» муниципаль программасын расларга.
  1. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы ФБП» МКУнә тәкъдим итәргә:

2.1. Бу максатларга җирле бюджетта каралган ассигнованиеләр чикләрендә программаны финанслауны гамәлгә ашырырга.

2.2. Арча муниципаль районы бюджетын формалаштырганда чираттагы финанс елына муниципаль программа чараларын финанслау күләмнәрен җыелма бюджет бүленешенә кертергә.

3. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәгариф идарәсе» МУнә муниципаль программа чараларын гамәлгә ашыруны координацияләүне тәэмин итәргә.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru/) бастырып чыгарырга һәм «Интернет» челтәрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://pravo.tatarstan.ru/) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                   Р.М. Гатиятов   

pdf
Скачать текст
PDF, 24.41 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International